Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Изгелек җирдә ятмый»

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсенә йөрүче балалар белән берлектә өлкәннәрнең өйләренә бару бер матур традициягә әверелде. 12 сентябрь көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсенең яшь укучылары өлкән яшьтәге Сәхповлар гаиләсендә кунакта булдылар. Балалар китапханәче белән берлектә өлкәннәргә хуҗалыкта булыштылар, зур булмаган концерт күрсәттеләр, китап уку өчен, вакытлы басмалар тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр мондый игътибарга бик шат һәм аларны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алалар.