«Татарстан-минем Ватаным»
29 август көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан-минем Ватаным» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә республикабызның тарихи мирасы, Татарстан Дәүләте символлары, республиканың күренекле урыннары турында китаплар урын алды. Күргәзмәдә шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре, аның рухи кыйммәтләре турында китаплар да урын алды.