Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Уч төбендә китап» халыкара акциясе

     «Уч төбендә китап» – халыкара акциясе Самара шәһәре Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы тарафыннан үткәрелә. 29 август көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары җыелдылар. Безнең яшь дусларыбыз «Уч төбендә китап» халыкара акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты-мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балаларын заманча балалар әдәбиятын укуга җәлеп итү. Китапханәче балаларны рус балалар язучысы Козлов Сергей Григорьевич иҗаты белән таныштырды. Китап укучыларга китапханәдә булган китаплар тәкъдим ителде. Китап битләрендә алар игелекле, күңелле геройлар белән очраштылар. "Арыслан һәм Ташбака» әкиятен тыңлаганнан соң, балалар әкият турында фикер алышуда бик теләп катнаштылар. Китап белән очрашу күңелле һәм файдалы узды.