Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Балачакның рухи юлдашы»

18 май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә танылган татар шагыйрәсе Энҗе Мөэминованың 95 еллык юбилее уңаеннан «Балачакның рухи юлдашы» дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара барышында укучылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты, аерым шигырьләре белән таныштылар. Китапханәче Таһир Шәмсуаров Энҗе Мөэминованы күреп белгән, аралашкан шагыйрь буларак аның иҗатының балаларга багышланганлыгын, сабый күңелле икәнлеген төшендерде. Укучылар бу чарада шагыйрәнең “Рәссам”, “Бик матур иде”, “Сабантуй” һәм башка шигырьләрен укыдылар һәм соңыннан әлеге әсәрләр буенча фикер алыштылар.