Куакбашская сельская библиотека - филиал № 13

Шат авазлы балачак

Куакбаш авылында ел саен Балаларны яклау көне уңаеннан балалар Сабантуе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу күңелле бәйрәмнең иганәчеләре «ООО Маркс» җәмгыяте җитәкчесе Ганиев И.М. һәм авылдашыбыз Закиров З.З. тора.

Быел бу бәйрәм һава торышларының начар булуы сәбәпле 4 июнь көнненә калды. Сабантуй бәйрәмен Куакбаш авылы җирлеге башлыгы Ахметзянова Р.Р башлап җибәрде. Ул балаларны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң сүз шушы бәйрәмнең иганәчесе Ильяс Минәхтәмовичка бирелде. Ул да балаларга бәйрәм уңаеннан үзенең  матур теләкләрен юллады. Шуннан инде күңелле уеннар белән Сабантуй башланып китте. Балалар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка кабып йөгерү кебек милли уеннарда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Уйнап, күңел ачып арыгач барлык кунакларны Закиров Земфир һәм Земфира әзерләгән тәмле пылаудан авыз итәргә чакырдык.

Барлык балаларга  тәм-томнар тутырылган пакет һәм туңдырма өләшенде.

Бәйрәм бик күңелле үтте,барлыгы 110 кеше килгән иде.