Куакбашская сельская библиотека - филиал № 13

Туган ягым кара алтын иле

30 май көнне Куакбаш авылы китапханәсендә 2 – 5 класс укучылары өчен “Туган ягым кара алтын иле” дип аталган туган якны өйрәнү сәгате үтте. Әлеге чара Ромашкинда нефть ятмасы ачылуга 70 ел тулу уңаеннан оештырылды. Китапханәче балаларга безнең төбәкнең кара алтын ягы булуы турында, беренче нефть фонтаны да нәкъ безнең районның Тимәш авылында бәреп чыгуы турында кызыклы итеп сөйләде. Авыл клубы директоры Ахметова М.С. үзебезнең авылның уңган нефтьчеләре белән таныштырды. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

Барлыгы 30 бала катнашты.