Куакбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Яшь юл йөрүчеләр мәктәбе”

 

14 май көнне Куакбаш авылы китапханәсендә “Яшь юл йөрүчеләр мәктәбе”, дип аталган чара үтте. Китапханәче Мифтахова Г.И. юл иминлеге саклау инспекторы ролендә, Куакбаш авылы клубы директоры Ахметова М.С тыңлаусыз малай Белми ролендә, балаларга бик кызыклы формада юлда йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. Чара барышында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре, юл билгеләренең килеп чыгу тарихы турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Аннан соң укучылар өч командага бүленеп уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап биреп үзләренең юл куркынычсызлыгы турындагы белемнәрен күрсәттеләр.

Әлеге чарада 32 укучы катнашты.