Куакбашская сельская библиотека - филиал № 13

Матурлык дөньясына китап аша

11 май көнне Куакбаш авылы китапханәсе “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, “Матурлык дөньясына китап белән” дип аталган чара үткәрде. Китапханәче үзебезнең Республикабыздагы театрлар, музейларга, төрле истәлекле урыннарга багышланган китаплар белән таныштырды. Мәдәни көндәлек белән, узып баручы уку елында, башкарылган эшләргә йомгак ясалды, актив укучылар билгеләп үтелде. Укучылар үзләренең нинди мәдәният учакларында булулары, караган мәдәни чаралардан алган тәэсирләре белән бүлештеләр.

Чарада 32 укучы катнашты.