Куакбашская сельская библиотека - филиал № 13

Балаларга сугыш турында китап уку

Куакбаш авылы китапханәсе "Балаларга сугыш турында китап уку" акциясендә катнашты.Китапханәче чараны сугыш китергән кайгы - хәсрәт, авырлыклар турында сөйләүдән башлады.Сугышта катнашкан бабаларыбызны, авылдашларыбызны искә алдык. Аннан соң Н.Ходзаның "Дорога жизни" дигән китабы белән танышып, шул китаптагы хикәяләрне кычкырып укып, укыганнар буенча фикер алыштык.

Барлыгы 35 кеше катнашты.