Керлигачская сельская библиотека - филиал № 12

Әдәбият сәгате: «Без Р.Миңнуллинны укыйбыз».

2019 елның 25 январендә  Керлегәч авыл китапханәсендә әдәбият сәгате үтте: «Без Р.Миңнуллинны укыйбыз».

Иң элек Роберт Миңнуллинның тормышы һәм аның иҗаты турында  сойлэдем.

Минем максатым - Роберт Миңнуллин шигырләрендә бирелгән балалар образларын төрле яклап ачыклау.

Яраткан шагыйребезнең күп кенә шигырьләре тәрбияви әһәмияткә ия булуы да безнең өчен бик мөһим. Күргәнебезчә, Роберт Миңнуллин үз шигырьләрендә балалар образларын төрле яктан ачып күрсәткән. Алар шаян да, тапкыр да, эшчән дә, кыю да, патриот та.

Балалар Р. Миңнуллинның шигерләрен бик яратып укыдылар.