"Әфганистан- йөрәк ярам"
Ничек кенә итеп басарга соң
Җандагы бу сыкрау - әрнүләрне?
Төзәлмәслек яра булып калды
Әфганстан йөрәкләрдә мәңге.
15 февраль көнне, укучылар белән ,Афганистан сугышыннан илебез солдатларының чыгарылуына утыз ел тулуга багышланган батырлык дәресе уздырылды. Дәрес барышында "Афганистан - йөрәк ярам!""Афганистан - тере хәтер" исемле презентацияләр күрсәтелде. "Афганистан - 30" исемле плакат- стенд ясалган иде.Ун елга якын барган Афган сугышында ,безнең авылдан да биш егетебез катнашкан.Алар хакында,шулай ук Әфган сугышында башларын салган,кургаш табутларда кайткан якташ егетләребез хакында да,чит- ят җирдә күрсәткән батырлыклары турында китаплардан өзекләр укыдык.Укучылар шигырьләр сөйләделәр,җыр тыңладылар.