"Балаларга Татарстан рәссамнары турында"
21 январь көнне ,"УМК" проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән "Татарстан рәссамнары"дип исемләнгән әңгәмә узды.Күренекле рәссамнарыбыз Бакый Урманчы, Лотфулла Фаттахов, Харис Якупов,Равил Исмагыйлов ,Риф Фахрутдиновларның репродукцияләрен карадык.Тормыш юллары белән таныштык. Укучылар үзләре дә рәсемнәр ясарга,матур,төсле рәсемле китапларны укырга бик яратканнарын сөйләделәр. Һәм бик теләп яраткан китапларына иллюстрацияләр ясадылар.