"Яңа ел -тамашасы"
4 январь көнне,Керкәле авылы мәдәният йортында , клуб һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләшеп ,балалар өчен "Яңа ел тамашасы" исемле күңел ачу чарасы уздырды. .2019 ел Дуңгыз елы буларак, бәйрәмне ике дуңгыз "Хрю-хрю"белән "Хря - хря" алып бардылар. Алар балаларны үзләренә ияртеп төрле ярышларда көч сынаштырдылар,биеттеләр ,җырлаттылар,шигырьләр сөйләттеләр..Тылсым иясе Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәм бик күңелле генә булып , үтеп тә китте.