Каркалинская сельская библиотека - филиал № 11
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-11/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl11@tatar.ru
  • Адрес: 423272, Лениногорский р-н, с.Каркали, ул.Советская, 93. Режим работы: ежедневно с 12 до 18 ч. Выходной: воскресенье. Последняя суббота каждого месяца - санитарный день.

Культура дәресе "Китап дус та,киңәшче дә"

13 нче май көнне башлангыч сыйныф укучылары белән чираттагы Мәдәни дәрес узды. Дәрестә җәйге ял вакытында укырга  тиешле китапларга күзәтү ясалды. Һәм" Иң яхшы Мәдәни көндәлек"конкурсына йомгак ясалды. Нәтиҗәдә ,беренче сыйныф укучылары арасыннан Фаттахова Зәлия, икенче сыйныфтан Бәдертдинова Әдилә, өченчеләрдән Сахауов Илгиз, дүртенче сыйныфтан Вахитов Ривал көндәлекләре "Иң яхшы дип бәяләнде. Аларга грамоталар бирелде,һәр бер укучыга ручка бүләк ителде. Сахаув Илгизнең Г.Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сөйләвен бик яратып тыңладык.Акив укучы Мифтахов Руслан рәсем дәфтәре белән бүләкләнде. Барлыгы 20 укучы катнашты.Җәйге ял вакытында да китапны онытмаска,укырга кирәк дип таралыштык.