"Җыр кешенең юлдашы"
27 январь көнне китапханәдә "Ахирәт" хатын - кызлар оешмасының чираттагы утырышы булды, "Җыр кешенең юлдашы" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Җыр безгә күп гасырлар дәвамында туган телебезне саклап, таркалмыйча яшәргә ярдәм итә. Шундый җыелышып "кич утырулар" уздыру халкыбыз мирасын барлау, бергәләп саклау, өйрәнеп, киләчәк буынга җиткерү өчен кирәк.