Мин театрны яратам!
21 гыйнвар көнне Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Мин театрны яратам!" темага 1-4 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Презентация ярдәмендә балаларга театр, театр һөнәренең үсеш тарихы, театр этикеты, терминнары, театрның кайсы көндә билгеләп үтелүе турында сөйләдек. Россия, Европа, Казан театрлары буйлап сәяхәт кылдык. Соңыннан театр уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар, табышмаклар әйтештеләр, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.