Центр детского и семейного чтения

Ял күңелле булсын дисәң...

Тиздән балаларның көтеп алынган җәйге каникулллары җитәчәк. Аның күңелле, хәвеф-хәтәрсез узсын теләсәк, балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтеп, төрле хәлләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтер чак җитте. Әнә шул максатны күздә тотып, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ял күңелле булсын дисәң...” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үтте. Ул әлеге микрорайондагы 1нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф  укучылары өчен оештырылган иде.

Иң элек китапханәче балаларны су буйларында, шәһәр паркларында, урман һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Үзләре дә әңгәмәгә кушылып, укучылар шырпы белән уйнарга ярамаганны, олылар рөхсәтеннән башка электр приборларын һәм газ плитәсен кабызырга ярамаганны, якын-тирәдә ут чыкканны күргән очракта,  101, 112 номеры буенча ярдәм чакырырга кирәлеге турында, һәм кеше гөмере әчен мөһим  булган башка куркынызсызлык кагыйдәләре белүләре турында сөйләде.