Центр детского и семейного чтения

“Изгелек көймәсе”

11-22 апрель аралыгында, "Язгы изгелек атнасы” Халыкара хәйрия акциясе кысаларында, Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә “Изгелек көймәсе” дип исемләнгән чара үтте. Аның барышында, китапханә хезмәткәрләре әлеге микрорайон территориясенең аз керемле гаиләләрдә яшәүче балаларга китаплар тапшырды.

Елдагыча, акциядә 1нче урта мәктәпнең иң актив укучылары катнашты. Сүз уңаеннан, бу акциядә алар беренче тапкыр гына катнашмый инде, шунлыктан, аның нинди формада үтүен белеп, әзерләнеп килгәннәр иде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга изгелек сүзенең төшенчәсен аңлатты, балалар үзләре дә кылган яхшылыклары турында сөйләде. Ахырдан, барысына да татлы күчтәнәчләр өләшенде.