Центр детского и семейного чтения

Яңа елга китап белән

5 гыйнвар көнне шәһәребезнең “Юбилейный” ял паркындагы Үзәк чыршы иртәдән бирле шау-гөр килеп торды. Шәһәрнең 2,3нче китапханә филиаллары, шулай ук Балалар һәм Гаилә уку үзәге хезмәткәрләре биредә балалар өчен күңел ачу программасы оештырган иде.  

Ул көнне малай-кызлар Яңа ел турында табышмак чиште, шигырь сөйләде, җырлар башкарды, салкын дип тә тормыйча, уеннарда актив катнашты.  Ахырдан, Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр өләшенде.