Әнием, бердәнберем...
Һәр ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә - Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген, шәһәребезнең Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә Әниләр көненә багышланган “Әнием, бердәнберем...” дип исемләнгән кичә үтте. Анда №1 урта мәктәпнең I сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапхпнәчеләр балаларга әниләр турында күп кенә кызыклы фактлар сөйләде, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды, әни һөнәре турында балаларның фикерләрен тыңлады, шулай ук ата-аналар турында мәкальләр әйтте. Балалар үзләре дә бу очрашуга әзерләнеп килгән иде, һәркем үз әниләренә карата матур шигырьләрен сөйләде. Ахырдан укучылар үз укытучыларын матур бәйрәм белән тәбрик итте.