Центр детского и семейного чтения

Хезмәт иясе - хөрмәт иясе

Башлангыч сыйныфларда һөнәр сайлауга дөрес юнәлеш бирү максатыннан, 2 ноябрь көнне шәһәребезнең Балалар Иҗат Йортында “Һөнәрләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән кызыклы чара үтте. Анда 5нче урта мәктәпнең II сыйныф укучылары чакырылган иде.

Иң элек китапханәче укучыларга кызыклы һәм хәзерге заманда юкка чыгып баручы һөнәрләр турында сөйләде. Презентация  ярдәмендә, укучылар күп кенә һөнәр иясенең эш урынын күрә алды. Дәвам итеп, алар темага кагылышлы күп кенә мәкаль, әйтем белде, табышмак чиште, үзләренең танышлары, дуслары, туганнары арасында нинди  һөнәр  осталарын белгәннәрен сөйләде.

Ахырдан, "Мин кем булырга телим?" дигән темага телдән кечкенә әңгәмә үткәрелде.