Центр детского и семейного чтения

“Лермонтов безнең белән...”

М.Ю.Лермонтовның тууына 200 ел тулу уңаеннан, шәһәр һәм район китапханәләрендә аның тормышы һәм иҗат юлына багышланган китап күргәзмәләре эшли.

М.Ю.Лермонтов иҗаты рус поэзиясенең югары баскычында тора. Ул үзенең геройлары, аларның үзара мөнәсәбәтләре аша укучыга бөтенләй башка төрле, үзенчәлекле хисләр һәм фикерләр дөньясын ача. Әлеге дөнья егерме җиде яшендә вафат булган яшь егет тарафыннан тудырылган.

Үзенең әдәби эшчәнлегендә Лермонтов 400ләп шигырь, 30га якын поэма, драма һәм  романннар иҗат иткән. Данлыклы романнарының берсе – ”Безнең заман герое” (“Герой нашего времени”).

Күргәзмәдә язучының әсәрләре һәм аның иҗатына багышланган әдәбият тәкъдим ителгән. Арада М.Ю.Лермонтовның язмышы, аның дуслары һәм дошманнары, шул чорның чынбарлыгы белән танышырга ярдәм итүче китаплар бар.

Күргәзмә 15 октябрьгә кадәр дәвам итә. Барлык теләүчеләрне Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә көтеп калабыз.