Центр детского и семейного чтения

Рус язучысы А.С.Солженицинның 100 еллыгына багышланган әдәби кичә

Буген Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә рус язучысы А.Солженицинның 100 еллыгына багышланган әдәби кичә утте. Истәлекле датага багышланган бу кичәгә 1нче урта мәктәпнең VIII-IX сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәче укучыларны Александр Солженицинның тормышы, иҗат юлы белән таныштырып үтте, аннары әдипнең шәхси әйберләре, кулъязмалары, китаплары, халык язучысының тормышы һәм иҗатындагы төп сәхифәләрне тасвираган фильм карады.  «Один день Ивана Денисовича» һәм  «Архипелаг Гулаг» кебек танылган әсәрләренә күзәтү ясады.

Язучы белән төшерелгән әңгәмене дә укучылар зур кызыксыну белән карап, китапханәченең сорауларына җавап бирде.