Центр детского и семейного чтения

Лениногорскилылар Лев Толстойны өйрәнә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә "Средь шумного бала..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе үз эшен дәвам итеп җибәрде.

Бөек язучы, фикер иясе, философ, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстой үзеннән соң данлыклы әсәрләр калдырган олы шәхес. Аның “Война и мир”, “Анна Каренина”, “Воскресение” кебек әсәрләре бүгенге көндә дә дөньда танылган китаплар исемлегендә йөри.

Әлеге күргәзмәдә укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган китапларын карый, аның иҗаты белән якыннан таныша ала.

Күргәзмә 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.