Центр детского и семейного чтения

Ә бездә – зур бәйрәм!

Бүген, 24 август көнне, Балалар һәм Гаилә уку үзәге территориясендә яңгыраган  күңелле музыка авазлары еракларга таралып, халыкны ишегалды бәйрәменә җыйды.  Ишегалдында бәйрәм буласын белә торып, җаның түзеп ничек өйдә ятырга мөмкин? Шуңа да, бу көнне бирегә яше-карты, бала-чагасы  җыелды да җыелды.

“Лениногорск муниципаль районы” башлыгы советнигы Пётр Гринь бәйрәмне ачып, җылы теләкләрен җиткерде, кыскача лениногорскилыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда башкарылган һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова микрорайон халкын бәйрәм белән тәбрик итеп, күңелле кәеф теләде.

Күптәнге традиция буенча бу көнне микрорайонның алдынгылары, иң хөрмәтле кешеләре бүләкләнә. Бу юлы да алар читтә калмады, һәрберсенә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп портфельләре һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. 

Балалар өчен спорт ярышлары, күңелле уен-викториналар бер-бер артлы үтеп, балалар анда зур теләк белән катнашты.  Үзара көч сынашып, җыр-моңга, нәфис сүзгә осталар да бәйгедә үзләрен сынап карый алды.

- Ишегалларында мондый күңелле бәйрәм үткәрү күптәнге традициягә әйләнде. Бик рәхәтләнеп ял итәбез. Сорау, гозерең белән җитәкче кабинетларын таптап йөрисе дә юк. Хакимият вәкилләре  үзе килеп халык белән аралаша. Бу бит җитәкчелекнең халыкка хөрмәте, ихтирамы. Алга таба бу традиция дәвам итсен иде, -  ди биредә яшәүче Нурия Вәлиева.

Балаларның шат авазы кичкә кадәр яңгырап, уен-көлке кояш баеганчыга кадәр дәвам итте.