Центр детского и семейного чтения

Җәйне бушка уздырмыйбыз

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен этәргеч булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Шул уңайдан, укучыларны китап укуга тарту максатыннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Җәйне бушка уздырмыйбыз” исемләнгән китап күргәзмәсе эшен дәвам итеп җибәрде.

Анда балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, төрле авторларның әсәрләрен тупланган. Яңа китаплар белән танышып, балалар үзләренә ошаганнарын алып укый ала. Күргәзмә 30 июль – 3 август аралыгында эшләячәк. Китап күргәзмәсенә дәвам итегез!