Центр детского и семейного чтения

"Яман гадәтләрдән саклан"

Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә,  1нче һәм 3нче ТОС хезмәткәрләре катнашында, ишегалды лагерена йөрүче балалар өчен "Яман гадәтләрдән саклан" дигән темага профилактика сәгате узды.

Чара барышында балалар яман гадәтләрнең кеше организмы өчен ни дәрәҗәдә зарарлы булуы турында презентация карады, диалог рәвешендә ачык сөйләшүдә катнашты, аракы һәм тәмәке тартуның аяныч нәтиҗәгә китерүе турында фикер алышты. Шунда ук уйнап алган “Сорау-җавап” викторинасында начар гадәтләрнең кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә кыенлык тудыруы турында да сөйләште.

Мондый очрашуның төп максаты - наркомания авыруының асылын ачыклау,  укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру булып торды.