Центр детского и семейного чтения

Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәбез

Урамда чит кешеләр белән үзеңне дөрес тоту, иминлек күнекмәләре булдыру, игътибарлылык, хәвеф-хәтәрләрдән саклана белү инстикты тәрбияләү – болар барысы да Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә үткән чираттагы чараның төп темасы иде. 

Аның барышында китапханәчеләр ярдәме белән, балалар юл йөрү кагыйдәләрен, шулай ук көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнде һәм ныгытты.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча әзерләгән викторинада балаларның юл кагыйдәләрен, билгеләрен белүләрен тикшерү аларда аеруча кызыксыну уятты. Балалар шулай ук урамда, юлда, урманда һәм суда саклану кагыйдәләрен дә искә төшереп үтте, “Җәйге каникул вакытында куркынычсызлык” темасына презентация карады.