Центр детского и семейного чтения

Дару үләннәре иленә сәяхәт

Балалар һәм  гаилә уку үзәгендә ишегалды лагерена йөрүче балалар өчен "Дару үләннәре иленә сәяхәт" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Әлеге чараның максаты - укучыларның  үләннәргә карата кызыксынуын арттыру, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү иде.

Кичә барышында балалар дару үләннәре белән танышты, аларны ничек дөрес файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алды. Мәсәлән, "Яшел һәм кызыл докторлар тукталышы"нда дару үләннәре белән танышса, "Чәчәкләр һәм яфраклар" дигән кызыклы уенда шарада чиште. Проектр ярдәмендә “Дару үләннәре” дип исемләнгән презентация күрсәттек. "Бу үсемекләрне беләсезме?" дигән  конкурста  табышмаклар, башваткычлар чиште. Кичәдән балалар үзләренә күп итеп файдалы мәгълүмат туплап, канәгать булып таралышты.