Центр детского и семейного чтения

“Кояшлы балачак бәйрәме!”

1 июнь - җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның кояшлы бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, Иске Писмәндәге 8нче кибет территориясендә, 1нче, 3нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе, шәһәребезнең Гаилә һәм балалар уку үзәге белән берлектә “Кояшлы балачак бәйрәме!” оештырган. Аны Клёпа белән Ириска исемле клоуннар ачып җибәрде. Алар балалар өчен күңелле  конкурслар әзерләп, үзләре дә тамашачылар белән берлектә рәхәтләнеп күңел ачты,  моңлы җырларын башкарды. Китапханә хезмәткәрләре исә, балалар белән викторина, спорт ярышлары һәм җәй турында шигырь конкурсы оештырды. Ахырдан нәни тамашачыларга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

   Алда көтеп алынган җәйге каникуллар. Аның вакытында балалар үзләренә кызыклы шөгыль табар, файдалы итеп ял итәр, укуда һәм иҗатта яңа казанышларга ирешү өчен көч туплар дип өметләнәбез.