Центр детского и семейного чтения

Пушкин – якты кояш!

Татар әдәбиятының якты кояшы Габдулла Тукай булган кебек, рус әдәбиятында Александр Пушкин якты маяк булып тора. 6 июнь шагыйренең туган көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, шәһәребезнең үзәк китапханәсендә “Читающий Лениногорск” дип исемләнгән әдәби фестиваль үтте. Ул нәкъ менә Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.

Бу көнне балаларны китапханәдә Убырлы карчык каршы алды. Әкиятнең башка геройлары белән берлектә, ул алар өчен кызыклы уен тамашасы әзерләгән иде. Балалар Пушкин әкиятләре буенча оештырылган викторинада катнашты, рәсемнәр ясады, аның шигырьләрен кычкырып укыды.