Центр детского и семейного чтения

Табигатьне саклыйк!

5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, 1нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар өчен “Табигатьне саклыйк!” дип исемләнгән  экологик викторина үтте.

Бу көнне китапханәче балаларга табигатьне саклау, яклау һәм ярату кебек төшенчәләрне искә төшереп үтте. Чараны дәвам итеп, алар экология темасына багышланган викторинада катнышты, төрледән-төрле кызыклы һәм аеруча файдалы  сорауларга  җавап бирде.