Үзеңне үзең сакла
4 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Үзеңне үзең сакла” дип исемләнгән оператив-профилактик чара үтте. Бирегә 1нче мәктәпяны лагере балалары чакырылган иде.
Иң элек китапханәче балаларга җәмгыятьтә, сулыкларда, урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә тукталды. Моннан тыш, алар юл-транспорт һәлакәтләренә эләккән балалар турында видеоролик карады һәм әлеге бәлагә эләкмәү чаралары турында сөйләште. Ахырдан, викторина сорауларына һәм темага кагылышлы башка сорауларга җавап биреп, филворд чиште, мультфильм карады.