Центр детского и семейного чтения

Сак бул: талпан!

“Сәламәт яшәү рәвеше өчен” макчатчан программасы кысаларында, 15 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Сак бул: талпан!” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәче укучыларга талпан энцефалитының куркыныч булуы, әлеге авыруның беренчел сәбәпләре, кисәтү һәм профилактика чаралары, шулай ук авыруны  булдырмау юллары турында сөйләде, гомумән, авыруны булдырмауны кисәтүче слайдлар әзерләнгән иде. Чараны йомгаклап, укучылар “Сәламәтлек азбукасы” дип исемләнгән онлайн-тест үтеп, аның нәтиҗәләре буенча сертификат белән бүләкләнде.