Центр детского и семейного чтения

Авыр еллар хатирәсе

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан, 7 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә "Авыр еллар хатирәсе" дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылган иде.

Дәрес барышында китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышының ни өчен шулай дип йөртелүе турында сөйләде, бу фаҗиганең илебезгә ятимлек, ялангачлык алып килүе, меңнәрчә ватандашларыбызның өзелгән гомерләре турында әйтте, дөньяны фашизмнан саклап калу өчен совет гаскәрләренең кылган батырлыгына тукталды. Ахырдан укучылар сугыш турында документаль фильм карады.