Центр детского и семейного чтения

Фольклор – киңкырлы, милли иҗат

 “Укучының мәдәни нормативы” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында, 23 апрель  көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Фольклор – киңкырлы, милли иҗат” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылган иде.

Дәрес барышында, китапханәче укучыларны фольклор төшенчәсенең асылы, аның төрләре, классификацияләре һәм җанрлары белән таныштырды. Бу көнне укучылар сынамышлар, әйтемнәр, тизәйткеч, мәкаль, такмаза, санамыш, табышмак һәм башкаларны искә төшерде. Алган белемнәрен ныгыту максатында, алар бу көнне фольклор темасы буенча онлайн-викторинада катнышып, сертификат белән бүләкләнде.