Центр детского и семейного чтения

Үткәннәргә бар караш

19 апрель Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Үткәннәргә бер караш” дип исемләнгән тарих сәгате үтте.

Чара барышында китапханәче укучыларга совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турында сөйләде. Укучылар нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы эшләр алып барылу турында «Без срока давности» дип исемләнгән видеоматериал карады.