Центр детского и семейного чтения

Бөек театр

“Укучының мәдәни нормативы” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында, 20 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Бөек театр” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Дәрес барышында, китапханәче укучыларны театр һәм аның төрләре, классификацияләре һәм җанрлары белән таныштырды. Презентация кулланып, Татарстан территориясендә генә түгел, бөтен илдә эшләп килүче театрлар белән танышу балалар өчен дәреснең иң кызыклы өлешенә әверелде. Алган белемнәрен ныгыту максатында, алар бу көнне театрга багышланган онлайн-викторинада катнашты, табышмак, филворд чишеп, сертификат белән бүләкләнде.