Центр детского и семейного чтения

Дуслык, тугрылык, бердәмлек үрнәге

Ел саен үткәрелә торган Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 22 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Дуслык, тугрылык, бердәмлек үрнәге” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Ул балалар язучысы Аркадий Гайдарның тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чарага 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында, китапханәче укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, ул язган китаплар кешеләрне мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өйрәтүен ассызыклады. Авторның китаплары белән танышып чыкканнан соң, укучылар язучы иҗатына багышланган онлайн-викторинада катнашып, сертификат белән бүләкләнде.