Центр детского и семейного чтения

Зощенко иҗаты буенча

Ел саен язгы каникул көннәрендә традицион китапханә бәйрәменә әверелгән Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, 20 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Зощенко иҗаты буенча” дип исемләнгән әдәби досье үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында, китапханәче укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, балалар иҗатына керткән олеше турында әйтте. Авторның китаплары буенча кечкенә сәяхәткә чыгып, укучылар аның берничә әсәрен укыды. Чараны йомгаклап, укучылар “Юбиляр язучылар 2024” дигән онлайн-викторинада катнашып, сертификат белән бүләкләнде.