Центр детского и семейного чтения

Тәмле коймак, кайнар чәй...

14 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә Тәмле коймак, кайнар чәй...” дип аталган әдәби сәгать үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәчеләр укучыларга май чабу бәйрәменең килеп чыгу тарыхы турында сөйләде, әлеге бәйрәмнең җыр-бию, тәмле коймак белән бәйрәм ителүе турында әйтте. Бу көнне укучылар уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, кыш һәм яз турында мәкаль-әйтемнәрне искә алды. Чараны тәмамлап, барысы да тәмле коймак белән  кайнар чәй  эчте, кышны озатып, карачкы яндырды.