Центр детского и семейного чтения

Роберт Миңнуллинны укыйбыз

Бөтендөнья кычкырып уку көне һәм Россиядә Гаилә елына багышланган «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» Республика акциясе кысаларында, 6 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә әлеге уңайдан уку көне үтте. Бирегә 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылгагн иде.

Иң элек китапханәче укучыларга әлеге шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аңың балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Берничә шыгырен укучылар бу көнне үзләре дә кычкырып укыды, укыганнан соң алган уй-кичерешләре белән бүлеште, аларның нинди темага багышланган булуы турында сөйләште.