Центр детского и семейного чтения

Бала һәм Интернет

“Сәламәт тормыш өчен” максатчан программасы кысаларында, 29 гыйнварь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Бала һәм Интернет” дип исемләнгән әңгәмә-дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында китпаханәче укучыларга Интернет челтәрендә үз-үзләрен тоту, аны дөрес куллану кагыйдәләренә тукталды, компьютерга, онлайн-уеннарга бәйлелек проблемасы, Интернет челтәрләре аша танышуларның нинди бәла-казаларга китерергә мөмкин булуы турында сөйләде. Моннан тыш, видеоролик караганнан соң, укучылар   Интернетның  уңай һәм тискәре яклары турында әңгәмәдә катнашты, үзара фикер алышты һәм, дәресне йомгаклап, “Куркынычсыз Интернет” дип аталган мультфильмнан өзек карады.