Центр детского и семейного чтения

Толерантлык – дуслыкка юл

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” макчатчан программасы кысаларында, 28 ноябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Толерантлык – дуслыкка юл” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Анда 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәче укучыларга «толерантлык» төшенчәсенең асылын аңлатты, аның килеп чыгу тарихы турында сөйләде, бер-береңә карата хөрмәт күрсәтүнең мөһим булуы турында әйтте.