Центр детского и семейного чтения

Сәламәтлек Һәркем өчен!

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” макчатчан программасы кысаларында, 12 октябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Сәламәтлек Һәркем өчен!” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Анда 1нче мәктәпнең III сыйныф укучылары чакырылган иде.

“Сәламәтлегеңне яшьтән сакла” дип исемләнгән презентация кулланып, китапханәче укучыларга сәламәт ризык ашау, тәмәке тартудан һәм яман эчемлек кулланудан ерак йөрү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, актив ял итү төрләрендә катнашу кирәклеге турында сөйләде. Укучылар  үзләре дә физик күнегүләр ясавы, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәве турында сөйләде, спорт һәм сәламәтлек турында табышмаклар, сканвордлар чиште, сорауларга җавап бирде.   Ахырдан, алар игътибарына «Лунтик» мультфильмыннан өзек тәкъдим ителде.