Центр детского и семейного чтения

Тарихи кроссворд

7 октябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге, үзәк китапханәнең 29нчы филиалы белән берлектә, “Бөтенроссия тарихи кроссворд - 2023” акциясенә кушылды. 2023 ел укытучы һәм остаз елы булганлыктан, кроссворд мәгариф, мәктәп һәм мәктәп тарихына багышланган иде.

Акциядә Урман асты мәктәбенең VI, VII, VIII,  IX сыйныф укучылары катнашты. Биремнәрне чишү өчен аларга 45 минут вакыт бирелгән иде. 15 минуты җавапларны тикшерүгә юнәлдерелгән иде. Укучылар кроссворд чишүдә зур активлык күрсәтеп, викторина сорауларына җавап бирде, ребус чиште һәм башка биремнәргә җавап эзләде.