Центр детского и семейного чтения

Туган көнең белән, шәһәрем!

18 август - Лениногорск шәһәренә нигез салынган көн. Шул уңайдан, шәһәрнең “Балерина” фонтанында, лениногорскилылар һәм аның кунаклары өчен бәйрәм концерты үтте.

Туган якны өйрәнү музее һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре бәйрәм кунаклары өчен бу көнне тематик күргәзмә оештырган иде. Ул шәһәрнең оешу тарихына багышланган  китапларлардан торды. Билгеле ки, шәһәребез тормышына битараф булмаган һәркемдә бу күргәзмә аеруча зур кызыксыну уятты.