Центр детского и семейного чтения

Дус булыйк, тату яшик

Җәй айларында шәһәрдә традицион ишегалды бәйрәмнәре уздыру күптән матур чарага әйләнде. Аның чираттагысы, 15 август көнне 1нче һәм 3нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе көчләре белән Балалар һәм гаилә уку үзәге территориясендә үтте.

Микрорайон бәйрәме җыр-моң, балалар өчен оештырылган күңелле уеннар белән башланып китте.  Ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларга бу көнне Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды, ә булачак укучыларга, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында, мәктәп букчалары тапшырылды. Үзешчән сәнгать артистлары бу көнне җыр-моң белән бизәп, аны тагын да ямьләндереп җибәрде.