Центр детского и семейного чтения

Әңгәмә

18 июльдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Җылы сүз - җан азыгы” дип исемләнгән әңгәмә сәгате үтте. Ул балалар язучысы, күренекле педагог  Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырылып, анда 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар катнашты.

Әңгәмә барышында китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Зур теләк белән балалар аның әсәрләре буенча оештырылган квестта катнашты, берничә әсәрен кычкырып укыды, викторинада сорауларына җавап бирде, кроссворд, филворд чиште. Ахырдан балалар язучы әсәре буенча төшерелгән мультфильмнан өзек карады.