Центр детского и семейного чтения

Фольклор иленә сәяхәт

2023 ел – Татарстанда Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде. 17 июль көне исә, «Бердәм фольклор көне» Бөтенроссия акциясе буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Фольклор иленә сәяхәт” дип аталган чара үтте. Анда 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.

Китапханәдә “Русский сектор” дип исемләнгән почмак оештырылган. Ул әби-бабаларыбыз кулланган элеккеге көнкүреш йорт җиһазларыннан тора. Чара барышында, китапханәче балаларга әлеге әйберләргә күзәтү ясап, аларның нинди төр эш башкарганда кулланган булуы, һәр җиһазның крестьян тормышында аеруча мөһим роль уйнавы  турында сөйләде. Моннан тыш, балалар халык җырлары, әкиятләр, риваятьләр, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде.